Бер авыл баласы мин (беренче вариант)

Шәһәргә килеп адашкан
Бер авыл баласы мин.
Елап калган әнкәемнең
Йөрәге ярасы мин.

Ташлап китте, — дип рәнҗемә
Сагынуларым үзем белән.
Авылкаем, хәсрәтләрең,
Шатлыкларың минем белән.

Сабан туенда сайраган
Бер былбыл баласы мин.
Шәһәрдә акыл туплаган
Чын татар агасы мин.

Ташлап китте, — дип рәнҗемә
Сагынуларым үзем белән.
Авыл кайгы-хәсрәтләрең,
Шатлыкларың минем белән.

Сандугач булып елыйдыр
Бакчада әткәй җаны.
Көтегез инеш буйлары,
Көт серле авыл таңы.

Ташлап китте, — дип рәнҗемә
Сагнуларым үзем белән.
Авыл кайгы-хәсрәтләрең,
Шатлыкларың минем белән.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »