Бер авыл баласы мин (икенче вариант)

Шәһәргә (калага) килеп адашкан
Бер авыл баласы мин.
Елап калган әнкәемнең
Йөрәге ярасы мин.

Ташлап китте,— дип рәнҗемә
Сагынуларым үзем белән.
Авылкаем, хәсрәтләрең,
Шатлыкларың минем белән.

Сабан туенда сайраган
Бер былбыл баласы мин.
Калага акыл туплаган
Чын татар (авыл) агасы (баласы) мин.

Ташлап китте,— дип рәнҗемә
Сагынуларым үзем белән.
Авылкаем, хәсрәтләрең,
Шатлыкларың минем белән.

Голосов пока нет
« »