Мин сине яратам (дүртенче вариант)

Вальс уйный. Таныш көй. Без икәү.
Бәхеттән бар дөнъя әйләнә.
Тәннәрне, җаннарны — һәммәсен
Исерткеч мәхәббәт бәйләнгән.

Ник кыска шушы вальс, ник кыска?
Музыка яңадан уйнасын!
Яныңда бер минут булсада
Тагы да бик килә буласым.

Без икәү булганга бәхетле,
Йөрәкләр мәңгегә бәйләнгән.
Мәхәббәт исерткен дөнъяны,
Бар җиһан, йолдызлар әйләнә.

Ник кыска шушы вальс, ник кыска?
Музыка яңадан уйнасын!
Яныңда бер минут булсада
Тагы да бик килә буласым.

Вальс уйный. Сихри көй. Без бергә.
Иң изге серемне аңлатам.
Бар җиһан, йолдызлар ишетсен
Мин сине яратам, яратам!

Ник кыска шушы вальс, ник кыска?
Музыка яңадан уйнасын!
Яныңда бер минут булсада
Тагы да бик килә буласым.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »