Парлылар җыры (беренче вариант)

Категория: көе сүзләре

Бәхет икән тормыш юлын
Парлап үтүе,
Җитәкләшеп, картлыкларга
Килеп җитүе.

Сиңа ашкынам.
Сиңа кул сузам.
Яннарымда син булганда
Мин һич югалмам!

Киләчәккә өмет биреп,
Үсә балалар.
Куанырбыз, безгә алар
Терәк булсалар.

Сиңа ашкынам.
Сиңа кул сузам.
Яннарымда син булганда
Мин һич югалмам!

Тик күгебез аяз торсын,
Булмасын сугыш!
Йөрәккә кан саудырмасын
Әрнүле сагыш!

Сиңа ашкынам.
Сиңа кул сузам.
Яннарымда син булганда
Мин һич югалмам!

Айлар-еллар артта калыр,
Үзгәрер заман.
Бары икәү бергә-бергә
Калырбыз һаман.

Сиңа ашкынам.
Сиңа кул сузам.
Яннарымда син булганда
Мин һич югалмам!

Голосов пока нет
Бу җыр , репертуарында бар
« »