Өч егет йөри артымнан

Өч егет, өч егет,
Өч егет йөри артымнан,
Уләм дип, сөям дип,
Алам дигән дәрт белән:
Бересе — япь-яшь,
Бересе — тәпәш,
Бересе — япь-яшь,
Бересе — тәпәш,
Бересе — пеләш, әйгенәм!

Шагыр да шогыр да
Шагыр да шогыр капкабыз
Ачыла, ябыла,
Ачыла да ябыла:
Бересе — килә,
Бересе — китә,
Бересе — килә,
Бересе — китә,
Бересе — көтә тагы да.

Өчәүләп, өчәүләп,
Өчәүләп бүләк ташыйлар,
Каршы алам, каршы алам,
Каршы алам өлтерәп:
Бересе — тасма,
Бересе — алма,
Бересе — тасма,
Бересе — алма,
Бересе — алҡа китерә.

Хәзергә, хәзергә,
Хәзергә йөреп торсыннар
Соңыннан, соңыннан,
Инде рәтен табармын:
Бересен — җайлап,
Бересен — майлап,
Бересен — җайлап,
Бересен — майлап,
Бересен — сайлап алырмын.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
Бу җыр , репертуарында бар
« »