Урам капкасы

Салкын җилләр ачып яба
Урам капкасын.
Ачып яба, эленмәгән аның келәсе.
Балам кайтыр бүген диеп,
Бәлки кайтыр төнен, диеп,
Яна сизгер ана йөрәге.

Салкын җилләр шакымагыз,
Урам капкасын,
Борчымагыз әнкәемне, тыныч йокласын.
Балам хәлең ничек, диеп,
Кайталмадың кичен, тиеп,
Тынгы белми ана йөрәге.

Бүген нигә тынып калган
Урам капкасы?
Җил исмәгәч, чылтырламый аның келәсе.
Имин-аман бул син, балам,
Бәләләрдән сакла, Аллам,
Бирә күрмә бала кайгысын.

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар « »