Умырзая (Ничә язлар үтте йөрәктән)

Ничә язлар үтте йөрәктән,
Күпме сулар акты үзәктән.
Яшьләгемне матур җыр иткән
Тәүге сөю язы юк бүтән.

Умырзая тотып кулыма
Һәр яз саен чыгам юлыңа.
Тәүге мәхәббәттән
Торып калыр микән
Умырзая белән яз гына?

Алмаштырып булмый язмышты,
Кабатланмый сулар (гомер) агышы.
Истәлеккә калды күңелдә
Мәхәббәтнең татлы сагышы.

Умырзая тотып кулыма 
Һәр яз саен чыгам юлыңа.
Тәүге мәхәббәттән
Торып калыр микән
Умырзая белән яз гына?

Умырзая чыга ел саен,
Онытмасын, диләр, моңгаен.
Истәлеккә матур җыр булып, (Җылы язлар уза елмаеп,)
Калам микән, калам моңаеп. (Калам ялгыз, калам моңаеп.)

Умырзая тотып кулыма 
Һәр яз саен чыгам юлыңа.
Тәүге мәхәббәттән
Торып калыр микән
Умырзая белән яз гына?

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »