Ташкын (Агыйделкәй ташкан)

Агыйделкәй ташкан,
Ярларыннан ашкан,
Үзәннәрне күмгән язгы су.
Күкрәп язлар килә,
Күктә кояш көлә,
Тик нигә соң һаман ямансу (Тик нигәдер миңа ямансу)?

Талга кунып тургай,
Эй моңаеп җырлый,
Көтә микән ул да берәйсен.
Дөнья яме артыр (Күкрәп таңнар атар),
Таңнар балкып атар (Яшьлегебез кайтыр),
Яннарымда (яныбызда) булсаң әгәр син.

Агыйделгә килеп,
Биек ярга менеп (басып),
Карар идек сулар агышын (Күзәтсәңче бозлар агышын).
Күңелкәем тулып,
Язгы ташкын булып
Агар иде бөтен сагышым (Агып китәр бездә сагышым).

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »