Шылтырат!

Категория: көе сүзләре

Уйларымда коен уйный,
Кулларымда эш бармый,
Ике күзем телефонда,
Ул һаман зыңгырламый.
Әллә оныттың да инде,
Әллә вакыт тапмыйсың,
Көткәнемне беләсең бит,
Нигә шылтыратмыйсың?

Шылтырат, шылтырат,
Тагы шылтырат!
Сагышымны куалап,
Күңелләремне юат.
Шылтырат, шылтырат!

Түземлегемне сыныйсың,
Уйламыйсың туктарга.
Хәзер мына телефонны
Әйләдерәм тулпарга.
Шнурлары йөгән булыр,
Яныңа очкан чакта.
Әгәр барып җитсәм инде,
Син минем кармакта.

Шылтырат, шылтырат,
Тагы шылтырат!
Сагышымны куалап,
Күңелләремне юат.
Шылтырат, шылтырат!

Әле уйлармны белде,
Шылтырады телефон.
Нигә инде бу юлы да
Синең тавыш түгел соң?!
Кичә көттем. Бүген көтәм,
Көтермен иртәгә дә.
Синең тавыш кына кирәк
Колакны иркәләргә.

Шылтырат, шылтырат,
Тагы шылтырат!
Борчылма, бердән-берем, дип
Күңелләремне юат.
Шылтырат, шылтырат!

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »