Өфем

Категория: көе сүзләре

Синдә белем, илһам алам,
Яшәү өчен дуслар табам,
Тау башында гоур калам,
Яшьлек төсем —
Гүзәл Өфем.

Сагышларны куа-куа,
Дүрт тарафтан елга юа,
Синдә аяз, якты дөнья
Һәр кем өчен,
Нурлы Өфем.

Урамнарың тора гөрләп,
Йортлар калка күккә үрләп,
Илне данлап, яна дөрләп
Куәт — көчең,
Уңган Өфем.

Сагышларны куа-куа,
Дүрт тарафтан елга юа,
Синдә аяз, якты дөнья
Һәр кем өчен,
Нурлы Өфем.

Хисле калам, көчле калам,
Газиз сиңа барлык балаң.
Гомер буе хәйран калам,
Хыял төсем —
Өфем, Өфем!

Сагышларны куа-куа,
Дүрт тарафтан елга юа,
Синдә аяз, якты дөнья
Һәр кем өчен,
Нурлы Өфем.

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »