Сагынам, дуслар (өченче вариант)

Сагынам, дуслар, сагынам, дуслар,
Сагынам туган илкәйне, шул,
Сагынам туган илкәйне.
Илкәй белән бергә сагынам
Яшьли сөйгән иркәмне.

Баш куям тезләреңә лә,
Яшь коям эзләреңә, шул,
Яшь коям эзләреңә.
Әллә ниләр бирер идем
"Аһ" дигән сүзләреңә.

Агасың Иделкәем лә,
Биек ярларың белән, шул,
Биек ярларың белән.
Каласың, туган илкәем
Сөйгән ярларым белән.

Голосов пока нет
« »