Син белмә

Сиңа гына дигән бу хисләрем
Энҗе булып җилгә сибелә.
Яшерен генә өзелеп сөюемне
Җилләр генә белсен, син белмә.

Сиңа гына дигән бу назларым
Чәчәк булып җилгә сибелә.
Яшерен генә өзелеп сөюемне
Чәчәкләргә әйттем, син белмә.

Сиңа гына дигән бу сүзләрем
Җырым булып җилгә сибелә.
Яшерен генә өзелеп сөюемне
Мин җырларга салдым, син белмә.

Голосов пока нет
« »