Ә хәзер соң инде

Хыялымда йөргән бердән-берем,
Ялгыш кына булдың ятларга.
Белми калдың, насыйп булмагандыр,
Хисләремне минем аңларга…
Миннән өлгер берәү, күреп алып,
Ялкынында сине көйдергән,
Тәмле телле, башың әйләндереп,
Назларына күмеп сөйдергән…

Соң инде, таң түгел, төн инде…
Яфраклар саргайган, көз инде…

Тәрәзәмне килеп шакымадың,
Җилләр генә елап уздылар.
«Көтмә, килмәс, көтмә, килмәс», — диеп,
Һаман да бер көйне суздылар.
Ә хәзер соң инде, соң инде,
Кабынган йолдызлар сүнделәр…
Тын гына, бөреле гөлләрем,
Чәчәген атмыйча шиңделәр…

Соң инде, таң түгел, төн инде…
Яфраклар саргайган, көз инде…

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар « »