Газизеңнең гомерен озынайт

Кулың болгап калдың су буенда,
Ярның бу ягына чыкмадың.
Яулык алып күз яшеңне сөрттең,
Еладың шул, түзмәдең…

Ерак димә, ара ерак димә,
Туган йортка юлны эзләп тап.
Чал чәчләрен сыйпап әнкәеңнең,
Газизеңнең гомерен озынайт.

Кулың болгап калдың су буенда,
«Хәерле юл сиңа, балам», — дип.
Мин карадым борылып, кул болгадым,
Кабатладым: «Тиздән кайтам», — дип.

Ерак димә, ара ерак димә,
Туган йортка юлны эзләп тап.
Чал чәчләрен сыйпап әнкәеңнең,
Газизеңнең гомерен озынайт.

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »