Син түгел шул

Таңда сүнсә кич кабына
Күк йөзеңдә йолдызлар.
Йолдыз янар минем йөрәк
Гел сине сагынып сызлар.

Очратсам да мин башканы
Гел сине сагына күңел.
Йолдызларга тиң булса да
Син түгел, шул син түгел.

Күк йөзеңдә йолдызлар күп
Ай бер ялгызы яна.
Йолдыз түгел ай кебек син
Берәү генә дөньяда.

Очратсам да мин башканы
Гел сине сагына күңел.
Йолдызларга тиң булса да
Син түгел шул, син түгел.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (5 голосов)
Бу җыр , репертуарында бар
« »