Нәфсе дәрьяларын буйламыйк

Категория: көе һәм сүзләре

"Гомер" дигән бу төшенчә
Бер сулыш кына икән,
Эчеп тә сусын канмаслык
Челтер генә чишмә икән.

Нәфсе дәрьяларын буйламыйк без,
Һәммәбезгә өлеш бүленгән.
Кемнәр белә, язмыш тарафыннан
Безгә күпме гомер бирелгән.

"Гомер" дигән бу төшенчә
Торганы бизмән икән,
Йә шатлыкка, йә кайгыга
Сала да тора икән.

Нәфсе дәрьяларын буйламыйк без,
Һәммәбезгә өлеш бүленгән.
Кемнәр белә, язмыш тарафыннан
Безгә күпме гомер бирелгән.

"Гомер" дигән бу төшенчә
Гел давыл гына икән,
Имәндәй нык ирләрне дә
Какшатып куя икән.

Нәфсе дәрьяларын буйламыйк без,
Һәммәбезгә өлеш бүленгән.
Кемнәр белә, язмыш тарафыннан
Безгә күпме гомер бирелгән.

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »