Сулар булып ага

Кичә тагын су буена төштем,
Таныш сукмаклардан атладым.
Ярдан-ярга күпме эзләсәм дә
Сабый бала чакны тапмадым.

Кеше гомере сулар булып ага,
Чәчәк булып ата җәйләрен.
Йолдыз булып атыла да, сүнә,
Тик кайтмый шул кире әйләнеп.

Кичә тагын болыннарга төштем,
Чәчәкләрнең җыйдым акларын.
Күпме генә эзләп йөресәм дә
Яшьлегемне генә тапмадым.

Кеше гомере сулар булып ага,
Чәчәк булып ата җәйләрен.
Йолдыз булып атыла да, сүнә,
Тик кайтмый шул кире әйләнеп.

Бүген тагын зәңгәр күккә бактым,
Карап калдым кошлар киткәнен.
Йөрәгемне өзде сагышлы моң,
Шул чак тойдым гомер үткәнен.

Кеше гомере сулар булып ага,
Чәчәк булып ата җәйләрен.
Йолдыз булып атыла да, сүнә,
Тик кайтмый шул кире әйләнеп.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 6.9 (7 голосов)
Бу җыр , репертуарында бар
« »