Әллә җырлап аласы?

Рәсемеңне алыймын да 
Күзләреңә багыймын. 
Иренеңә кагылыймын, 
Чәчләреңнән назлыймын. 

Әллә көлеп аласы,
Әллә елап аласы,
Йөрәккәем ярсуыннан
Әллә җырлап аласы?

Күзләремне йомыймын да 
Эргәмдә тик күримен. 
Кочагыңа алыймын да, 
Иркәләп бер үбимен. 

Әллә көлеп аласы,
Әллә елап аласы,
Йөрәккәем ярсуыннан
Әллә җырлап аласы?

Иртән-кичен, төнен-көндез 
Сине юксып җиллимен. 
Әйтче бәгърем бу сагышка 
Тагын күпме түзимен? 

Әллә көлеп аласы,
Әллә елап аласы,
Йөрәккәем ярсуыннан
Әллә җырлап аласы?

Түзәрмен дә, көтермен дә 
Сагынып, сусап сине. 
Тик кадерем син тизерәк 
Әйләнеп кайтсаң иде. 

Әллә көлеп аласы,
Әллә елап аласы,
Йөрәккәем ярсуыннан
Әллә җырлап аласы?

Голосов пока нет
Бу җыр , репертуарында бар
« »