Күземнең зәңгәрлеге

Сорый алсаң сөйләр идем
Очраган хәлләремне.
Яшь белән юып бетердем
Күземнең зәңгәрлеген.

Назладың кый алларымда,
Җырладың җырларымда.
Сине уйлап бакты кояш
Атты ал таңнарымда.

Җил булып та, моң булып та,
Син миңа килеп тордың.
Мәхәббәтем йөрәк чыңым
Кыска гомерле булдың.

Синсез үткән җәйләр, кышлар,
Түземнең нурын алды.
Хәзер алар тынып күлдәй
Сагышлы-моңлы калды.

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар « »