Герман көе (өченче вариант)

Атландым атның биленә,
Киттем Герман җиренә.
Герман җире яшен үлән,
Әллә саргаеп үләм.
Әллә күрәм, әллә күрмим,
Әллә саргаеп үләм.

Әнкәй ашың пешеп чыккач,
Балаларың җыелыр ла,
Алар булып мин булмагач,
Күз яшьләрең коелыр…
Алар булып мин булмагач,
Күз яшьләрең коелыр…

Өй артындагы миләшне
Кемнәр кискән балан дип шул.
Чит илләрдә сораучы юк
Хәлең ничек балам, дип.
Чит илләрдә сораучы юк
Хәлең ничек балам, дип.

Агыйделдә таллар бар да,
Яфракларда баллар бар шул.
Алда яфрак, илдә хәсрәт,
Сездә нинди хәлләр бар.
Алда яфрак, илдә хәсрәт,
Сездә нинди хәлләр бар.

Исемнәрен белми кайттым
Герман калаларын ла.
Әнкәй бәхетләрен телә
Калган балаларыңа.
Әнкәй бәхетләрен телә
Калган балаларыңа.

Әнкәй мине тапкачта ла,
Ак биләүгә биләгән шул,
Ак биләүләргә биләгән,
Бәхете булсын димәгән.
Ак биләүләргә биләгән,
Бәхете булсын димәгән.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (3 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »