Тигәнәлем (Тигәнәле авылы көе)

Авылыма кайтсам, юл буенда
Назлы ак каеннар чайкала.
Әйтерсең лә, яшел яулык болгап,
Газиз әнкәй чыгып каршы ала!
Әйтерсең лә, яшел яулык болгап,
Газиз әнкәй чыгып каршы ала!

Күңелемнән китми балачакның
Бәбкә көткән яшел тугае.
Кырларыңа чыгып җырлар идем,
Булсам әгәр сабан тургае!
Кырларыңа чыгып җырлар идем,
Булсам әгәр сабан тургае!

Биләр җиремдә Олы Тигәнәле,
Очкын алган бәхет учагым.
Кайчан гына кайтсам да, сагынып,
Каршылыйсың җәеп кочагың!

Авылым изге, халкым киң күңелле,
Иман белән үтә һәр көне.
Нәниләре үсә гөлләр кебек —
Булмас җирдә сиңа һич тиңе!
Нәниләре үсә гөлләр кебек —
Булмас җирдә сиңа һич тиңе!

Тигәнәле, Олы Тигәнәле,
Очкын алган бәхет учагым.
Кайчан гына кайтсам да, сагынып,
Каршылыйсың җәеп кочагың!
Кайчан гына кайтсам да, сагынып,
Каршылыйсың җәеп кочагың!..
Каршылыйсың җәеп кочагың!..

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »