Төзүчеләр җыры

Категория: Авторлары

Яраткан җирләрем, дусларым күп минем,
Аларны күңелдә саклармын.
Онытмыйм ул Баулы, Ютазы юлларын,
Болгар, Әтнә, Казан картларын.

Күп юллар йөрелгән, күп йортлар төзелгән,
Ташлардан чәчәкләр үрелгән.
Без корган йортларга, куанган дсуларга
Үзем дә сөенеп йөримен.

Матурлык хакына яшим бу дөньяда,
Шатлыгым шуңа да мул минем.
Кайларга барсам да — дусларым каршылый,
Иң олы байлыгым шул минем.

Күп юллар йөрелгән, күп йортлар төзелгән,
Ташлардан чәчәкләр үрелгән.
Без корган йортларга, куанган дусларга
Үзем дә сөенеп йөримен.

Зиннәтле сарайлар, мине алар хәтерли,
Йөрәкнең иң дәртле чакларын.
Яраткан якларны, хөрмәтле дусларны
Хәтердә гомергә саклармын.

Күп юллар йөрелгән, күп йортлар төзелгән,
Ташлардан чәчәкләр үрелгән.
Без корган йортларга, куанган дусларга
Үзем дә сөенеп йөримен.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »