Рубин (футбол гимны)

Категория: Авторлары

Яшел чирәм буйлап тәгәри туп,
Уен кыза футбол кырында.
Җырлыйк әле, дуслар, җырлыйк әле
“Рубин” егетләре турында.

“Рубин”, “Рубин”, дип әйтәбез,
Рубин — асылташ бит ул.
Казанның нурлы йөзендә
Күз өстендә каш бит ул.
Гел җиңүләр телик аңа,
“Рубин” алга атласын.
Татарыстан дагын “Рубин”
Күз нурыдай сакласын.

Футбол тубы сугыш тубы түгел,
Утка тотмый бу туп илләрне.
Бергә җыя футбол мәйданнары
Батырларны, кыю ирләрне.

“Рубин”, “Рубин”, дип әйтәбез
“Рубин” каян көч алган?
Футбол туплары очканда
Сугышлар туктап калган.
Гел җиңүләр телик аңа,
Рубин — асылташ бит ул.
Казанның нурлы йөзендә
Күз өстендә каш бит ул.

Көндәшләр дә, тиңдәшләр дә уйлый
Гел беренче урын турында.
Тиңдәшләре көндәшләре булсын
Тиңнәр булмас безнең “Рубинга”.

“Рубин”, “Рубин”, дип әйтәбез,
Рубин — асылташ бит ул.
Казанның нурлы йөзендә
Күз өстендә каш бит ул.
Гел җиңүләр телик аңа,
“Рубин” алга атласын.
Татарыстан дагын “Рубин”
Күз нурыдай сакласын.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »