Сөю килде (икенче вариант)

Категория: көе сүзләре

Айлы кичләр, кайнар хисләр,
Сөю килде безгә дә.
Сөю синдә, сөю миндә,
Сөю икебездә дә.
Сөю синдә, сөю миндә,
Сөю икебездә дә.
Сөю синдә, сөю миндә,
Сөю икебездә дә.

Аерылмас кебек идек,
Аерды шул безне дә.
Юл чатында елап калды
Бергә килгән эз генә.
Юл чатында елап калды
Бергә килгән эз генә.
Юл чатында елап калды
Бергә килгән эз генә.

“Гаеп кемдә?” — дияр кемнәр
Җитә инде безгә дә.
“Гаеп кемдә?” — дияр кемнәр
Җитә инде безгә дә.
Әллә синдә, әллә миндә,
Әллә икебездә дә.
Әллә синдә, әллә миндә,
Әллә икебездә дә.

Хәтерлә шул изге мәлне
Яшерергә күзләрең.
Әллә сине, әллә мине,
Әллә икебездәме?
Әллә сине, әллә мине,
Әллә икебездәме?.

Юл чатында елап кала
Бергә килгән эз генә.
Юл чатында елап кала
Бергә килгән эз генә…
Бергә килгән эз генә…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »