Син белмисең инде мине

Категория: көе сүзләре

Син белмисең инде мине.
Син күрмисең инде мине.
Белергә дә теләмисеңдер.
Күрмәсәң һәм ишетмәсәң,
Тиңсенмәсәң, иш итмәсәң,
Югалыр ул күздән, дисеңдер.

Табышлар да югалтулар,
Булды инде югалтулар.
Кыеннардан булды кыены.
Ишетмәсәң-күрмәсәң дә,
Югалтырга теләсәң дә
Югаласы килми бу юлы.

Күрмисем дип сүрелмәмен,
Минем әле шундый мәлем.
Бөгелмичә түзәр чакларым.
Минем әле гүзәл чагым,
Дөньяларны бизәр чагым,
Үзәкләрне өзәр чакларым.

Күрмәдең, дип, бер ялынмам.
Гомеремнең юлларыннан
Сокландырып, балкып үтәрмен.
Син дә мине бер күрерсең,
Үткәнеңә үкенерсең,
Ә мин сине гафу итәрмен.

Ә мин сине гафу итәрмен…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »