Бик еракта идек без

Ай, әле бик еракта идек без,
Җитмеш чакрым җирдән килдек без.

Ак калфакның табылган чагы,
Туганнарның сагынган чагы,
Туганнарның сагынган чагы.

Җитмеш чакрым — якын җир түгел,
Бер күрешер өчен килдек без.

Ак калфакның табылган чагы,
Туганнарның сагынган чагы,
Туганнарның сагынган чагы.

Ырынбурдан мамык шәл алдым,
Алтын тәңкә бирдем жәлләми.

Ак калфагым төшердем кулдан,
Безнең дус-иш белән ил тулган,
Безнең дус-иш белән ил тулган.

Алтын тәңкә бик зур мал түгел,
Бер дә күрешүләр әллә ни.

Ак калфагым төшердем кулдан,
Безнең дус-иш белән ил тулган,
Безнең дус-иш белән ил тулган.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.5 (43 голоса)
Бу җыр , репертуарында бар
« »