Ике килми бу гомерләр

Категория: көе сүзләре

Әйдә дускай ал кулыңа
Моң сандыгы гармуның.
Уйна әйдә моңлы көйләр
Сиртеп күңел кылларын.

Ике килми бу гомерләр,
Кабынмый сүнгән йолдыз.
Бергә яшәү — бәйрам бит ул,
Үтмәсен гомер җырсыз.

Җырлык әле җан дусларым
Безнең яшьлек җырларын.
Санмыйкче вакытларны,
Үткән гомер елларын.

Ике килми бу гомерләр,
Кабынмый сүнгән йолдыз.
Бергә яшәү — бәйрам бит ул,
Үтмәсен гомер җырсыз.

Кошлар яши гел сайрашып,
Кош телендә серләшеп.
Җырларга тиң бу тормышта
Яшикче бергәләшеп.

Ике килми бу гомерләр,
Кабынмый сүнгән йолдыз.
Бергә яшәү — бәйрам бит ул,
Үтмәсен гомер җырсыз.

Голосов пока нет
Бу җыр , репертуарында бар
« »