Җәйләрең булырмын

Җәйләр булып мин килермен,
Салкын кышларда.
Күңелеңне боексытма,
Иркәм мин барда!

Минем янда син бәхетле,
Көчле булырсың.
Мин дә синең белән иркәм,
Горур булырмын!

Салкын көздә карайталмас,
Синең күңлеңне.
Яздай балкып яктыртырмын,
Синең йөзеңне!

Минем янда син бәхетле,
Көчле булырсың.
Мин дә синең белән иркәм,
Горур булырмын!

Туар таңың, килер көнең,
Гел аяз булыр.
Арып-талган йөрәгеңә,
Сөю-наз тулыр!

Минем янда син бәхетле,
Көчле булырсың.
Мин дә синең белән иркәм,
Горур булырмын!

Голосов пока нет
Бу җыр , репертуарында бар
« »