Җырлар җырланган

Көеп-яну язмыш утларында,
Мәхәббәтем белән чорналган.
Югалдың син, әммә, кире кайттың,
Соңлап килдең, җырлар җырланган.

Дәрт өстәми сүзләрең,
Синсез үткән елларым.
Хәзер инде үкенсәң дә,
Җырлар җырланган.

Матур тормыш бирсен сиңа Ходай,
Яңа язмыш безгә язылган.
Тик бел шуны, син хаман да якын,
Хис береүгә күңел алданмый.

Дәрт өстәми сүзләрең,
Синсез үткән елларым.
Хәзер инде үкенсәң дә,
Җырлар җырланган.

Бетмәс уйлар серле бу тормышның,
Язмышлары бергә бәйләнгән.
Зар-интизар булып бер-беребезгә
Ялгызлыкта гомер үтелгән.

Дәрт өстәми сүзләрең,
Синсез үткән елларым.
Хәзер инде үкенсәң дә,
Җырлар җырланган.

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »