Ә нигә соң?

Һәр көн иртән кояш чыга
Сиңа да, миңа да.
Һәр көн иртән җилләр исә
Сиңа да, миңа да.

Ә нигә соң минем күңелем,
Ә нигә соң минем күңелем.
Тик синдә, тик синдә,
Тик синдә генә?

Һәр ел саен язлар килә
Сиңа да, миңа да.
Һәр ел саен көзләр килә,
Сиңа да, миңа да.

Язларын да безнең гомер,
Көзләрен дә безнең гомер
Гел бергә, гел бергә,
Гел бергә генә.

Яшьлек үтәр, картлык җитәр
Сиңа да, миңа да.
Килер буын сорау бирер
Сиңа да, миңа да.

Безнең җавап һәрчак эзер:
“Буш узмады безнең гомер,
Туган ил, изге җир,
Без җырлаган җыр”.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
« »