Туганнарым бар

Көтмәгәндә чәчәкләрне каплады кар,
Дөнья булгач, мындый хәлнең булганнары бар.
Минем дә бит бураннарда адашканым бар,
Өшегәндә җан җылытыр туганнарым бар.

Ак карларның салкынында шиңде чәчәкләр,
Дөнья булгач, төшеп тора башка бәләләр.
Минем дә бит төрле хәлгә тарыганым бар,
Авыр чакта ярдәм итәр җан дусларым бар.

Чәчәкләрнең арасында кызыл розалар,
Дөнья булгач, бар шатлыклар, була кайгылар.
Минем бит кайгыларга чумганнарым бар,
Кайгыларны шатлык итәр туганнарым бар.

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »