Туган йортым (икенче вариант)

Әткәй йорты гомер башлангычы, 
Тәүләп тәпи баскан туфрагым. 
Минем кескәй генә газиз илем 
Сүнми янсын якты учагың. 

Бары синдә генә мин сабыймын, 
Бала итеп тоям үземне. 
Эрнегәндә йөрәк яралардан 
Йә капласа болыт күгемне. 
Сиңа киләм, минем кескәй илем, 
Кабул илтче тагын кызыңны. 

Әткәй йорты изге котыгым син, 
Булымышымның бәхет чыганагы. 
Бала чакның могҗизалар иле, 
Чакыралар тора мине тагы. 

Бары синдә генә мин сабыймын, 
Бала итеп тоям үземне. 
Эрнегәндә йөрәк яралардан 
Йә капласа болыт күгемне. 
Сиңа киләм, минем кескәй илем, 
Кабул илтче тагын кызыңны. 

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »