Яраларны сөю дәвалар

Авыр сүзең әйтеп китеп бардың,
Ялгыз калдым яшькә манчылып.
Үткән гомеремне искә алам,
Көтәм сине,көтәм талчыгып.

Ераклашкан саен аралар
Тирәнәя бара яралар.
Сөйгән ярларыгызны рәнҗетмәгез,
Яраларны сөю дәвалар.

Яраларга минем йөрәгемне
Ни хакың бар әйтче,әйт иркәм.
Син яшәсәң минсез яшәрсең дә,
Мин нишләрмен икән кич, иртән?

Ераклашкан саен аралар
Тирәнәя бара яралар.
Сөйгән ярларыгызны рәнҗетмәгез,
Яраларны сөю дәвалар.

Барысында онытып җылы сүзең
Йөрәгемдә бәлки таралыр.
Кеше бәхете белән яшәп булмый,
Яраларны сөю дәвалар.

Ераклашкан саен аралар
Тирәнәя бара яралар.
Сөйгән ярларыгызны рәнҗетмәгез,
Яраларны сөю дәвалар.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
Бу җыр , репертуарында бар
« »