Йөрмә шаян елмаеп

Категория: көе һәм сүзләре

Бер күргәндә саф мәхәббәт
Вәгъдә итәсең.
Икенчеләй күрмәмешкә
Салышып үтәсең.

Йөремә шаян елмаеп,
Башкаларга күз салып,
Йөремә шаян елмаеп,
Башкаларга күз салып!

Көзгелә чагылган кояш
Булса да күңел.
Йөрәк бит ул шаярырга
Уенчык түгел.

Йөремә шаян елмаеп,
Башкаларга күз салып,
Йөремә шаян елмаеп,
Башкаларга күз салып!

Көтәсеңдер ялкынында
Дөрләп янганны,
Сабактан өзелгән алма
Кабат ялганмый.

Йөремә шаян елмаеп,
Башкаларга күз салып,
Йөремә шаян елмаеп,
Башкаларга күз салып!

Ноты для песни: 
Ноты для песни «Йөрмә шаян елмаеп»
Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8 (1 голос)
« »