Ал да нур чәч халкыңа

Айга үрләп, нурда уйнап,
Күкрәгемне нурладым.
— Ит гафу әй, ай, дидем мин,
Нурларыңны урладым.

— Һич зарар юк, ал, диде ай,
Ал да нур чәч халкыңа;
Мин дә бит төн хакына
Алдым кояшның нурларын.

Голосов пока нет
« »