Керкәле таулары

Категория: көе сүзләре

Керкәле авылы кайда? —
Биек тау итәгендә.
Тауларын да сагынып кайтам,
Читләргә китәмен дә.

Керкәле таулары биек,
Биек булса да меник.
Туган җирнең, сөйгән ярның,
Дусларның кадерен белик.

Керкәленең чишмәләре
Ашыгып ага, челтерәп.
Челтерәп аксын чишмәләр,
Илгә иминлек теләп.

Керкәле таулары биек,
Биек булса да меник.
Туган җирнең, сөйгән ярның,
Дусларның кадерен белик.

Керкәле күперен чыккач,
Уңга киткән юллар бар;
Сезнең күңелдә ниләр бар? —
Бездә сагыш, моңнар бар.

Керкәле таулары биек,
Биек булса да меник.
Туган җирнең, сөйгән ярның,
Дусларның кадерен белик.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 5.9 (143 голоса)
« »