Чәнечкеле гөлем

Чәнечкеле гөлем
Чәчәк ата төнен,
Тәүлек кенә аның гомере.
Күзен күккә төбәп,
Шатлык моңын көйләп,
Сүнә чәчәк, сүнә тилмереп.

Чәнечкеле гөлем
Чәчәк ата төнен,
Зәңгәр йолдызларга үрелеп.
Бал кортлары күрми,
Күбәләкләр белми
Сөю көткән чагын бирелеп.
Зәңгәр йолдызларга үрелеп.

Чәнечкеле гөлем
Чәчәк атты төнен,
Тик бер тәүлек кенә күренеп.
Чәчәкләрең сулды,
Күз яшьләргә тулдың,
Гашыйк чакларыңа бирелеп.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »