Коела яфраклар

Коела яфраклар,
Кай ара көз килде.
Мин янам, мин дөрлим
Яфраклар шикелле.

Яфраклар, яфраклар
Биешә, күр әле!
Минем дә гомеремнең
Алтындай бер мәле.

Яфраклар коела
Ялгыз да, парлы да.
Син дә кил, сөеклем,
Мәңгегә калырга.

Яфраклар, яфраклар
Биешә, күр әле!
Синең дә гомереңнең
Алтындай бер мәле.

Коела яфраклар,
Юл түшәп карларга.
Парлашып атласак,
Җитәрбез язларга.

Яфраклар, яфраклар
Биешә, күр әле!
Безнең дә гомернең
Алтындай бер мәле.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 6.5 (11 голосов)
Бу җыр репертуарында бар
« »