Мәхәббәт кавыштырды

Сез икеүне хак язмышның
Ак юлы таныштыдҙы,
Тату ярлар булсыннар, дип,
Үз оясын корсыннар, дип,
Мәхәббәт кавыштырды!

Күк күгәрченнәр шикелле,
Гөр-гөр гөрләшеп кенә,
Яшәгез, яшь дускайларым,
Гөр-гөр гөрләшеп кенә!

Сез икеүне бу тормышның
Көтә яшел язлары,
Әммә язлар үтсәләр дә,
Гомер буе күңелләрдә
Кала яшьлек назлары.

Пар сандугачлар шикелле,
Сөеп-сөелеп кенә,
Яшәгез, яшь дускайларым,
Сөеп-сөелеп кенә!

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »