Туган авылым (бишенче вариант)

Категория: көе һәм сүзләре

Туган авылым Төйәләс буйларында
Күк Ирәндек, Сакмар ягында.
Шушы җырны һәр бер кеше җырлый
Туган ягын (илен) өзелеп сагынса.

Төнбоеклы Сакмар өсләреннән
Тезелешеп оча аккошлар.
Очыр кошлар кебек зар елатып,
Чит җирләрдә йөретә язмышлар.

Көзен тезелеп очкан кошлар күрсәң
Карыймын мин күккә каерылып.
Аларның ди бит китәсе килми
Оя корган җиреннән аерылып.

Ирәндеккәй сагына үз улларын,
Сакмарыбыз көтә тилмереп.
Кайтсак икән дуслар туган якка (Кайтагызчы илгә бөркетләрем)
Язгы ташкын кебек гөр килеп (Язлар кебеек балкып гөр килеп).

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »