Баймак маршы

Җиде төстәге җәйгорның
Нурларына багышлап,
Дәртләнеп җырлар җырлыйбыз
Ата-баба җиренә багышлап.

Ай, газиз як, гүзәл Баймак,
Туып үскән төяккәй,
Синең өчен, ялкын йотып,
Балкып яна йөрәккәй.

Язын Сакмар буйларында
Сайрашканга сабанда,
Көзен алтын бәхет урып,
Дан яулыйбыз аланда.

Ай, хозур як, яугир Баймак,
Бай тарихлы төйәккәй,
Синең шанлы шөһрәтеңә
Горурлана йөрәккәй!

Ирәндекнең җор курае
Моң чыңгыраткан чакларда,
Курай моңына кушылып
Көйли кебек ташлар да.

Ай, матур як, асыл Баймак,
Ана җанлы төйәккәй,
Синең белән гомер буе
Бергә тибә йөрәккәй!

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.5 (2 голоса)
« »