Кәккүк (беренче вариант)

Категория: көе сүзләре

Ай батканда, таң атканда
Уздым җырлап урамнардан.
Ай батканда, таң атканда
Кемнәр язмыш юрамаган?!

Сана, кәккүк, сана таңнарымны,
Сана, кәккүк, сана төннәрне.
Көннәремә салдың кәккүк моңы.
Кочагыңа алдың кемнәрне?

Ай батканда, таң атканда
Кайтып киләм туйларыңнан.
Төн карасы, җан ярасы
Китми минем уйларымнан.

Сана, кәккүк, сана таңнарымны,
Сана, кәккүк, сана төннәрне.
Көннәремә салдың кәккүк моңы.,
Кочагыңа алдың кемнәрне?

Ай батканда, таң атканда,
Җырлыйм да күк, җылыйм да күк.
Мең шатлыклар телим сиңа…
Туктамыйча сана, кәккүк!

Сана, кәккүк, сана таңнарымны.
Сана, кәккүк, сана төннәрне.
Көннәремә салдың кәккүк моңы..
Кочагыңа алдың кемнәрне?

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (5 голосов)
Бу җыр репертуарында бар
« »