Син икән бит

Хисләреңнең садәлеген тоеп,
Йолдызларга исемнәрне уеп,
Алларыңа узыйм, дисәм.
Син инде чит…
Узганнарның моң авазы тулып,
Сагышларның кайтавазы булып,
Бәгырьләрдә уйлар ята икән бит…

Күк гөмбәзен ертып ачып.
Генаһлардан ерак качып.
Тәкъдирләрне узыйм, дисәм…
Соң икән бит…
Язмышларның сынавыннан качкан,
Мине ятлар кочагына аткан
Син икән бит…
Син икән бит…

Хыянәтең инде кичерим, дип,
Назларыңнан кабат исерим, дип,
Кулларымны сузыйм, дисәм…
Син инде чит…
Зәңгәрсу томаннардай таралып,
Хыянәт-ялганнарга уралып,
Араларда еллар ята икән бит…
Без абынган юллар ята икән бит…

Күк гөмбәзен ертып ачып.
Генаһлардан ерак качып.
Тәкъдирләрне узыйм, дисәм…
Соң икән бит…
Язмышларның сынавыннан качкан,
Мине ятлар кочагына аткан
Син икән бит…
Син икән бит…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »