Бригадир җыры (икенче вариант)

Категория: көе , сүзләре

Мин колхозның бригадиры,
Һәм алдынгы ярышта.
Үстерәм мин киң кырларда
Бодайлар һәм арышлар.

Һай, колхоз бакчасында
Пешә җиләк бөрлегән.
Шунда үскән, буйга җиткән,
Кызлары да бер дигән!

Кышын — механик мин үзем,
Яз җиткәчтен — тракторист.
Комбаенда булам көзен,
Эш беткәчтен — гармонист.

Һай, гармун телләре дә
Дәртләндерми кемнәрне?
Биергә төшкән кызларның
Бөгеләдер билләре?

Егет кешенең һөнәре
Алтмыш җидегә тулсын.
Туган иле нәрсә кушса
Аны үтәрлек булсын.

Һай, бригадир мин үҙем,
Комбайнер һәм тракторист.
Кирәк икән — булам танкист,
Ял иткәндә — гармонист.

Ямьле була, гөрләп тора,
Безнең колхоз кырлары.
Җырлар җырлап эшләгәндә
Егетләре, кызлары.

Һай, гармун телләре дә
Дәртләндерми кемнәрне?
Биетә дә, җырлата да,
Ача да күңелләрне.

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »