Гомергә

Ямь сибелә, 
Нур төшсә энҗегә. 
Син булганга 
Туганмын дөньяга! 

Тик сине күргәндә 
Нур уйный күңелдә. 
Бул моңдаш, 
Бул юлдаш 
Гомергә, гомергә! 

Мин синсез 
Канатсыз кош җирдә. 
Бар матурлык: 
Сөелеп сөюдә! 

Тик сине күргәндә 
Нур уйный күңелдә. 
Бул моңдаш, 
Бул юлдаш 
Гомергә, гомергә! 

Син моңайсаң, 
Чәчәкләр моңая. 
Син елмайсаң, 
Бар дөнья елмая! 

Тик сине күргәндә 
Нур уйный күңелдә. 
Бул моңдаш, 
Бул юлдаш 
Гомергә, гомергә! 

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »