Авыл көе (унберенче вариант)

Гөл бакчасына керәм дә,
Су сибәм гөлләремә.
Мәңге онытылмаслык булып
Калдың күңелләремдә.

Агыйделне йөзеп чыктып
Кулларыма гөл тотып (шул).
Бер минутта торып алмим
Син дустымны онытып.

Зәңгәр чәчәк ата торган
Гөлләр дә була икән (шул).
Дөнья булгач, бик сагынган
Көннәр дә була икән.

Гөл бакчасына керәм мин
Эзләргә гүзәлемне (шул).
Эзләмә табалмассың дип
Өзәлер үзәгемне.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 5.8 (5 голосов)
Бу җыр репертуарында бар
« »