Ай җаный, вай җаный (икенче вариант)

Җырла, җырла, дип әйтәсез,
Сезгә нинди җыр кирәк?
Әй, сезгә нинди җыр кирәк?
Сезгә нинди җыр кирәк?
Сезнең алда җыр җырларга
Сандугач теле кирәк.

Егет Идел буйларында,
Гармуны кулларында.
Бөгелә-сыгыла гармун уйный
Кем икән уйларымда?
Ай җаный, вай җаный,
Кем синең кулларыңда?

Урталар да йөргән чакта
Әйләнмиме башларың?
Язарга торган каләм кебек
Синең кара кашларың.

Безнең юллар куе үлән,
Карап үтәргә кирәк,
Әй, карап үтәргә кирәк.
Җыр белмәгән, җыр сөймәгән
Безнең Чаллыда (шәһәрдә) сирәк.

Җырла, җырла, дип әйтәсез,
Җыр чәчкәнең бакчага.
Әй, җыр чәчкәнең бакчага
Җыр чәчмәсәң дә бакчага
Сатып алдым акчага.

Өфе — Казан юлларының
Баганалары чыршы,
Башкаеңа моңнар килсә,
Син дә булырсың җырчы.

Әй, май үтә, май үтә,
Май үтә дә җәй җитә,
Әй, май үтә дә җәй җитә.
Май үткәнгә кайгырмагыз,
Безнең яшь гомер үтә.
Ә-ә-әй!

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 3.4 (5 голосов)
Бу җыр репертуарында бар
« »