Нәсимә каеннары

Якты күлдә су коена
Төннәрен тулган ае.
Ботакларын сындырмагыз —
Нәсимә, Нәсимә,
Нәсимә каеннары.

Якты күлдән кошлар китә,
Язларын кайтыр тагын.
Чәчләренә бәсләр чиртә,
Нәсимә, Нәсимә,
Нәсимә каеннары.

Агачларга сарылып калды,
Сагышлы кайгылары.
Җырларым, килеп тыңлагыз,
Нәсимә, Нәсимә,
Нәсимә каеннары.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
« »