Без яшь чакта (беренче вариант)

Без яшь чакта күк йолдызлы, 
Ә таңнар алсу иде. 
Төннәр кыска юллар җиңел, 
Язлар гел ярсу иде. 

Без яшь чакта уйыннар да 
Хәлем күңелле иде: 
Гармуннар шәп, җырлар моңлы, 
Биюләр җилле иде. 

Без яшь чакта тимер йомшак 
Бакырлар атын иде. 
Нинди генә эшне алма, 
Бик тиз эшләнә иде. 

Без яшь чакта әбиләр — кыз, 
Бабайлар егет иде. 
Кояшы да кайнарырак, 
Яктырак кебек иде.

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »