Исеңә төшәр, соң булыр

Күңелеңдә гел яз булмас.
Көзләр дә җитәр әле.
Сөю гөлләрең саргайгач,
Исеңә төшәр әле.

Исеңә төшәр соң булыр
Эзләрсең, табалмассың.
Яшьлегеңнән мине кире
Кайтарып алалмассың.

Саубул инде
Айрылабыз икебез ике якка.
Исләреңә төшерерсең
Җаның өзелгән чакта.

Исеңә төшәр соң булыр
Эзләрсең, табалмассың.
Яшьлегеңнән мине кире
Кайтарып алалмассың.

Саубул инде, саубул инде
Кал дисәң дә китәрсең.
Онытмасаң мин көткәнне
Бәлки син дә көтәрсең.

Исеңә төшәр соң булыр
Эзләрсең, табалмассың
Яшьлегеңнән мине кире
Кайтарып алалмассың.

Вакыт җиле чәчләреңә
Кар сибеп китәр әле.
Бу дөньяда мин барлыгы
Исеңә төшәр әле.

Исеңә төшәр соң булыр
Эзләрсең, табалмассың
Яшьлегеңнән мине кире
Кайтарып алалмассың.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 3 (1 голос)
« »